Сәләтле балалар хөрмәтләнде. ФОТОРЕПОРТАЖ
Яңалыклар

Сәләтле балалар хөрмәтләнде. ФОТОРЕПОРТАЖ

Мөслимдә яңа йолдызлар кабынды.

Районда дүртенче ел рәттән сәләтле балаларның “Мөслим йолдызлары” фестивале үтте. Чарада 2018-2019нчы уку елы дәвамында төрле фәнни конференцияләрдә, социаль проектларда, спорт ярышларында, сәнгать бәйгеләрендә, фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар бүләкләнде. “Мөслим йолдызы” титулына ия булган укучыларны, Мөслим урта мәктәбенең “Ел укучысы-2019” исеменә лаек булган укучысы Зилә Биккининаны район башлыгы Рамил Муллин тәбрикләде. Тантанада фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларының укытучылары, мәктәп һәм мөгаллимнәр белән тыгыз элемтәдә булган ата-аналар, гаиләләр дә хөрмәтләнде. Фестиваль сәнгать бәйгеләрендә җиңү яулаган коллективлар һәм укучыларның чыгышы белән үрелеп барды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Мөслим йолдызлары без - мөслимлеләр! сәләтле балалар

Нет комментариев