Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Сәләт"кә рәхим итегез!

"Сәләт" Халыкара яшьләр белем бирү форумы эшли башлады

20 нче июль көнне Мөслим районыннан 9 укучы "Сәләт" Халыкара яшьләр белем бирү форумына китте. Ул төбәк клублары активистларын, фән олимпиадалары, иҗади конкурслар, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм Россия Федерациясе субъектларының фәнни конференцияләрендә җиңүчеләрне, призерларны берләштерә. Смена социаль медиа ресурслар белән эшләүнең актуаль инструментларына, шулай ук радио һәм телевидениенең эш нечкәлекләренә багышлана. Смена программасы кысаларында белем бирү сессияләре һәм алдынгы белгечләр белән очрашулар, мастер класс һәм дискуссия мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәр планлаштырылган, анда һәр катнашучы үз белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада куллана алачак. Укучыларга күңелле һәм файдалы яллар телибез!

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев