Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләткә нур булган йолдызлар

22 апрель көнне Казан шәһәрендә Флүс Латыйфи исемендәге X «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсның бүләкләү тантанасы узды.

Аның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
– шигърият,
– чәчмә әсәр,
– балалар әдәбияты,
– драматургия,
– публицистика.

Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә. Конкурста 11 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.

Быелгы бәйгедә 200 укучы катнашкан. Районыбыздан 3 укучы эшләрен җибәргән иде.

Мөслим лицееннан Әминә Зәкиева II урын (җитәкчесе - Ләйсән Сафина), Тат.Бүләрдән Әдилә Нәҗипова III урынны яулады (җитәкчесе - Энҗе Мәхмүтова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев