Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Сәламәт булыйм дисәң

Табиблар сәламәт булу өчен беренче чиратта дөрес туклану кирәклеген искәртә. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә ит һәм сөт ризыклары да, яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә ашарга кирәк. 

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү, иртән физик күнегүләр ясау, ашаганнан соң тешләрне чистарту, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын саклау мөһим. Бүлмәләрне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. 
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмагыз, исерткеч эчемлекләр кулланмагыз, начар кешеләр белән аралашмагыз, наркотиклар кулланмагыз, стрессларга бирешмәгез.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев