Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синоптиклар ял көннәрендә һава торышының бозылу ихтималын җиткерә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген һәм иртәгә республикада һава торышы бозылырга мөмкин. Һава торышының көйсезләнү ихтималы кичке сәгать 6га кадәр саклана. Татарстанда 25 һәм 26 мартта көндез кыска вакытлы буран чыгу ихтималы бар, җепшек кар явачак. Буран вакытында күз күреме урыны белән 1000 метрдан да...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген һәм иртәгә республикада һава торышы бозылырга мөмкин. Һава торышының көйсезләнү ихтималы кичке сәгать 6га кадәр саклана. Татарстанда 25 һәм 26 мартта көндез кыска вакытлы буран чыгу ихтималы бар, җепшек кар явачак. Буран вакытында күз күреме урыны белән 1000 метрдан да кимрәк булачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил (Казанда секундына 15 метр тизлектә) көтелә, дип кисәтә синоптиклар. Республика буенча көндезге һава температурасы 3-5 градус җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X