Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Ык" агрофирмасыннан Зөфәр Хөснуллин

Зөфәр Хөснуллин үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгының иң авыр тармакларының берсе булган терлекчелек белән бәйләгән. Ул бүгенге көндә "Органик Групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы Әмәкәй бүлекчәсендә бозаулар карый. Шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Зөфәр Хөснуллинның хезмәтен агрофирма директоры Ленар Авзалов та югары бәяли. "Дүрт дистә елга якын авыл хуҗалыгы тармагында эшәүче Зөфәр абый зур хөрмәткә лаек. Без аны тынгысыз, шул ук вакытта сабыр, тыйнак һәм гадел кеше булганы өчен хөрмәт итәбез. Бүгенге көндә агрофирманың терлекчелек тармагындагы уңышларда аның да зур өлеше бар", - ди ул.

Зөфәр ага гаиләсендә дә үрнәк. Бүген ул хезмәт эстафетасын өч улына тапшырган. Бертуган Хөснуллиннар терлек үрчетү буенча шәхси эшләрен башлап җибәргәннәр.

Әлфинур Ногманова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев