Синең улларың, Мөслим! "Әюпов" фермер хуҗалыгы комбайнчысы Марат Солтанов
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Әюпов" фермер хуҗалыгы комбайнчысы Марат Солтанов

Узган елгы уракта ул 30 мең цетнердан артык икмәк суктырды

Марат Солтанов  “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында озак еллар хезмәт куя. Узган елгы уракта ул 30 мең цетнердан артык икмәк суктырды. Тынгысыз комбайнчы басу эшләре төгәлләнгәч хуҗалыктагы башка эшләрдә ярдәм итә. Бүген ул төзелештә эшли, ә урып-җыю чоры башлангач өр яңа “Полесье – 1812” комбайны белән янәдән иген басуларына чыгачак. “Эшкә карусыз, җаваплы кеше Марат. Нинди генә эшкә алынса да һәрвакыт төгәл һәм сыйфатлы итеп башкарып чыга” – ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Рамил Әюпов.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


без - мөслимлеләр! авыл хуҗалыгы

Нет комментариев