Синең улларың, Мөслим! "Август-Мөслим" компаниясе уңганы Рамил Бәдретдинов
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Август-Мөслим" компаниясе уңганы Рамил Бәдретдинов

Хезмәттәге югары күрсәткечләре, маллардан яхшы үсеш алганы өчен Рамил Бәдретдинов быел авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында да хөрмәтләнде.

Рамил Бәдретдинов  “Август-Мөслим” агрофирмасының Крәш. Шуран бүлекчәсендә терлек караучы булып эшли. Үз эшен яратып башкаручы яшь егетне агрофирма җитәкчелеге дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. “Безнең иң җаваплы һәм уңган егетебез ул. Терлекләрне ашату-тәрбияләүне аннан да төгәл башкарган кеше юк”, – ди җитәкчелек. Хезмәттәшләре исә Рамилне ярдәмчел, тыйнак һәм гадел булганы өчен ярата. Хезмәттәге югары күрсәткечләре, маллардан яхшы үсеш алганы өчен Рамил Бәдретдинов быел авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетында да хөрмәтләнде.


Нет комментариев