Синең улларың, Мөслим! “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы Рифат Ялалов
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы Рифат Ялалов

Язгы кыр эшләренә техника әзерләү белән мәшгуль ул бүген.

Рифат Ялалов – “Август-Мөслим” агрофирмасының уңган механизаторы. Язгы кыр эшләренә техника әзерләү белән мәшгуль ул бүген. “Ремонтның сыйфатын берничә белгеч бәяли. Җитешсезлекләр булса, техника мастерскойларга кире кертелә. Ләкин бу – сирәк күренеш, намус белән эшләгәндә, кимчелекләр булмый”, – ди Рифат. Узган ел Рифат “МТЗ” тракторында эшләсә, быел “Ксерион-4500” тракторын иярләячәк. Әлеге универсаль чит ил техникасы югары җитештерүчәнлеге белән аерылып тора. Рифат кебек тырыш егетләр нәкъ шундый уңайлы, ышанычлы техника белән идарә итәргә тиештер дә.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев