Укучыларыбыз яза: "Спектакль уйнадык"
Әйе, муханннарны тамашачы көтеп ала, яратып карый. Алар арасында өлкәннәр дә, яшьләре дә бар иде һәм һәммәсенең күзләрендә яшьләр күренде.
Әйе, без куйган спектакльнең исеме шулай иде. Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә!
Спектакльдәге ачы хәсрәтләр кичергән ана (Илмира Әюпова), ут эчләреннән исән калып, туган ягына сукыр булып кайткан Айнур (Айнур Латыйпов), аны гомерлеккә яратып, көтәрмен диеп вәгъдәләр биреп аерылышкан Алинә (Гөлфия Җиһангирова), тормышында Алинәне очратып, аның кичерешләрен аңлый белүче Сабир ( Фидаил Гыйзетдинов) образларын чын мәгънәсендә ачып бирделәр.
Авылдан Ташкентка килгән, Алинәнең ачы хәсрәтләр белән яшәмәвен теләгән Сылу апа (Рәмилә Кашапова), Айнурның энесе белән хатынын (Ислам Шәехов һәм Альбина Җиһаншина) уйнаган артистларны тамашачы алкышларга күмде. Әйе, муханннарны тамашачы көтеп ала, яратып карый. Алар арасында өлкәннәр дә, яшьләре дә бар иде һәм һәммәсенең күзләрендә яшьләр күренде. Димәк, без әсәрне халыкка бирә белгәнбез, аларның күңелләрен эретерлек итеп уйный алганбыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел, ничә тапкырлар кабатлаган спектакльне белә торып, үзебезнең дә күзләрдә яшь иде. Әле һаман да күз алдымда: сәхнә артында китап тотып торган Рәмилә ападан сорыйм: “Кайда алар?” “Белмим” дип кенә яшьле күзләре белән җавап кайтарды. Бер караганда гади генә әсәр булып тоелса да, аның төбендә күпме кеше язмышы. Әсәрнең авторы Исламия Мәхмүтова белән телефон аша аралашкач та, аннан килгән энергия безгә күчкәндер дип уйлыйм. Ул әсәрнең чыннан да булган хәл икәнен әйтте, уңышлар теләде. Әйе, спектакльдән соң тагын аралаштык. Уңышларыбыз өчен сөенде, зур рәхмәтләрен җиткерде. Ә мин, үземнең чиратымда шушы спектакльдә уйнаган барлык артистларга рәхмәт хисләремне җиткерәм. Кичләрен гаиләләрен калдырып, көндә репетициягә йөрү җиңелләрдән булмагандыр.
Спектакль тәмам. Тамашачыларның басып, бик озакка сузылган алкышлары безгә тагын да көч өстәде. Киләчәктә дә матур чыгышларыбыз белән сөендерербез дип ышанабыз. Ә мондый ачы хәсрәтләр бер кешенең дә гаиләсенә килмәсен, дөньяларыбыз имин булсын дигән теләктә калам.
Илмира Әюпова.
Сал.Мухан.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев