Шагыйрь кунакка килде
“Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау хәйрия фонды Татарстанның халык шагыйре, М. Җәлил, А. Алиш исемендәге премияләре лауреаты, Г. Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган иң яхшы эссе-инша конкурсы уздырды. Безнең Вәрәшбаш мәктәбеннән дә ике укучы әлеге бәйгедә призлы урыннар яулады.
Роберт абый хәйрия фонды членнары белән узган атнада мәктәбебезгә очрашуга килде. Алар укучыларыбыз Гөлинә Мөэминовага һәм Рөстәм Абдуллинга – җиңүче дипломы, укытучылары Миләүшә Хәсәнова һәм Чулпан Мөэминовага Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Очрашуда бакча һәм мәктәп балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, җырларын башкарды. Бәйрәмдә Мөслимебездә яшәп иҗат итүче Мөҗәһит абый Әхмәтҗәнов белән Фоат абый Садриев та катнашты. Алар да шагыйрь турында бик матур истәлекләр сөйләделәр, шагыйрьнең гап-гади кеше икәнен исбатладылар. Район үзәк китапханәсе Роберт абый Миңнуллинга Мөслимебез турында китап бүләк итте. Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, милли мәгариф буенча методист Нурания Шәймәрданова Роберт Миңнуллинга матур теләкләрен җиткерде. Очрашу һәркемнең күңелендә җылы тәэсир-ләр калдырды. Халык шагыйре белән күзгә- күз очрашып, сөйләшү бәхете безне тагын да канатландырды.
Миләүшә Хәсәнова,
Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев