Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән ике мең кеше мөрәҗәгать иткән
Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә
Казанда урман бете кадалуга бәйле - 502, Әлмәттә – 218, Чаллыда 214 очрак теркәлгән.
Талпан инфекцияләре йоктыру очраклары теркәлмәгән. 9950 кеше талпан энцефалитына каршы прививка ясаткан, бу планның 72 процентын тәшкил итә, дип белдерделәр Роспотребнадзорда.
Чыганак, фото: «Татар-информ»
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев