Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез булганда гына безгә рәхәт

10 октябрьдә Тат. Бүләр авылында яшәүче әтиебез Сәхбетдинов Сәлим Садыртдин улының туган көне – юбилее.  Әтиебез 9 балалы ишле гаиләдә туып-үскән. Аның бөтен гомере хезмәт белән бәйле. Ул гел эштә, гел хезмәттә. Мәктәптә укыганда ук каникуллар вакытында колхозда эшли башлый һәм, урта белем алгач, авылда эшләргә кала. Ул олыгайган әти-әнисенең иң зур терәге булган. Яшьли авылдан чыгып киткән абый-апаларына, эне-сеңлеләренә дә ярдәм итү өчен алны-ялны белми эшләгән дә эшләгән ул. 

Әтием тәрбияләгән юртаклар, чабышкылар районыбыз данын тирә-якка таратканнар. Ул үзе дә төрле җирләрдә – Мәскәү, Уфа, Казан, Яр Чаллы ат чабышларында наездник булган. Күпсанлы Мактау кәгазьләренә, истәлекле бүләкләргә лаек булган. Әлеге бәйгеләрдә төшкән фотолар бүген дә “Урожай” колхозының данлыклы үткәнен, әтиемнең яшь чакларын искә төшерә. 
Әтиемнең бер урында гомере буе ничә ел эшләгәнен исәпләгәндә уйга калдым: аның туган җиренә, туган авылына хезмәт итүе ярты гасырга җыела икән бит! Хәзер инде лаеклы ялда булса да, һаман тынгысыз ул: өй янында, ишегалдында, бакчада һаман нидер эшләп йөри, авылдашларга, энесенә дә булышырга вакыт таба.
Алар әниебез Җәмилә Мирзаһит кызы белән иңне иңгә куеп, барлык киртәләрне җиңеп, матур гомер кичерәләр. Әтиебез белән әниебезнең гаилә коруларына быел – 31 ел. Әниебез дә хезмәттән башканы белми торган тынгысыз җан. Алар һаман күп итеп мал-туар асрыйлар, печәннән, җиләктән, гөмбәдән кайтып кермиләр. Икесе дә кунакчыл, туган җанлы булганга, өебездән кеше өзелми. Ике яклап та туганнар, дуслар, танышлар күп.
Әтиебез без кечкенә чакта гел эштә булса да, безгә дә вакыт тапты. Ят уенчыклар алып кайтып, үзе дә безнең белән уйнады, шаярды. Апаем Илназ белән мине башта – велосипедта, аннары мотоциклда йөрергә, машина йөртергә өйрәтте. Илназны ат юырту һәм чабыштыру нечкәлекләренә төшендерде. Нинди генә эшкә алынсак та, игътибарлы булырга кирәклеген аңлатты. Әтиебез бүген дә безгә карата да, кияү-килененә дә бик тә игътибарлы. Без һәрвакыт кадерлеләребезнең кайгыртуын, яратуын тоеп яшибез. Зур рәхмәт аларга!
Атна азагында өебез бала-чага чыр-чуына күмелә. Олыгайган көнеңдә тормышның татлы җимешләре – оныкларны тәрбияләшүдә булышу да зур бәхеттер ул. Балалар да бабакайларын нык яраталар, сагынып кайталар. Бабакайлары да аларның күңелен күрә белә: машинада, мотоблокта йөртә, тәмле әйберләр, уенчыклар белән сөендерә, мультиклар күрсәтә, уйната. 
Әти-әни ягымлы булганга, һәрвакыт матди яктан да, рухи яктан да ярдәм иткәнгә безнең дә гел авылга кайтасы килеп тора, чөнки анда башкача – рәхәт, җылы, тыныч. Авылда әнинең тәмле ашлары, йомшак куллары, әтинең җылы кочагы, ул яккан мунчаның тәмле төтен исе көтә.
Әти-әни! Сез булганда гына безгә яшәве рәхәт, безнең белән булган өчен сезгә, Аллаһы Раббыбызга мең рәхмәт! 
Әтиебез, сине ихластан гомер бәйрәмең – 65 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Әниебез белән тигезлектә, безнең белән, оныкларың белән, туганнар, якыннар янәшәсендә күңел тынычлыгында, мул тормышта сау-сәламәт килеш, озын-озак рәхәт яшәргә насыйп итсен Аллаһ! Без сезне яратабыз!
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың Артур-Роза, Илназ-Алсу, оныкларың Данияр, Рания һәм барлык туганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев