Сарман районында COVID-19 белән зарарлануның яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән авыруның 62 яңа очрагы раслан. 28 кеше хастаханәгә салынган, 62 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган өйдә дәвалана.
Авыручыларның күбесе 30дан 60 яшькә кадәрге кешеләр (40 кеше).
Республика буенча Казанда-28, Яр Чаллыда – 10, Тукай районында - 4, Биектау районында - 3, Әлки, Әтнә,Югары Ослан, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында - 2, Әлмәт, Апас, Алабуга, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман районнарында берешәр очрак теркәлгән.
25 майга Татарстанда 2849 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Үлем очраклары-10. 1959 кеше дәваланган, шуларның 52се – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев