Күрше Сарман районында COVID-19 белән зарарлануның тагын 1 очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Күрше Сарман районында COVID-19 белән зарарлануның тагын 1 очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирус йогышының 66 яңа очрагы расланды

15 кеше госпитализацияләнгән, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 51 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча авыручылар: 18 яшькә кадәр - 8 кеше, 18 дән 30 га кадәр – 6 кеше, 30 дан 50 гә кадәр – 25 кеше, 50 дән 60 ка кадәр – 12 кеше, 60 тан 70 кә кадәр – 7 кеше, 70 тән 80 гә кадәр – 5 кеше, 80 нән 90 га кадәр – 2 кеше, 90 яшьтән өлкәнрәк - 1.

Яңа ачыкланган очраклар түбәндәге районнарда һәм шәһәрләрдә:

Казан- 27 кеше, Яр Чаллы - 6 кеше, Түбән Кама - 6 кеше, Лаеш районында – 5; Азнакай районында – 4 кеше, Саба районында – 3 кеше, Балтач районында – 3 кеше, Чүпрәле районында – 3 кеше, Әтнә районында – 2 кеше, Әлмәт районында  – 1 кеше, Сарман районында – 1 кеше, Биектау районында – 1 кеше,  Питрәч районында-1 кеше, Ютазы районында – 1 кеше, Яшел Үзән районында – 1 кеше. 

Барлыгы авыручылар саны 960 кеше. 115 кеше дәваланган.

Фото - Pixabay.com


Нет комментариев