Самолетка биометрия буенча утырту тәҗрибәсен июнь ахырына кадәр эшләтеп җибәрәчәкләр
Яңалыклар

Самолетка биометрия буенча утырту тәҗрибәсен июнь ахырына кадәр эшләтеп җибәрәчәкләр

Бу хакта РФ вице-премьеры – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко аппаратында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС

Агымдагы елның беренче яртыеллыгы ахырына кадәр россиялеләргә Шереметьево һәм Пулково аэропортларында самолетларга биометрия буенча утырырга рөхсәт итәчәкләр. Бу хакта РФ вице-премьеры – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко аппаратында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

2026-2027 елларда сервис эксперименталь режимда эшләячәк, башта сынау Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында «Аэрофлот» компаниясе рейсларында башкарылачак.

«Экспериментка инфраструктуралары техник яктан әзер булган башка аэропортлар һәм авиаташучылар да кушыла алачак», – дип ачыклык керттеләр вице-премьер аппаратында.

Чыганак, фото: Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев