Салауз-Мухан авылында Әхнәф чишмәсе ачылды
Һәр чишмәнең үз агышы, үз юлы, үз моңы, үз тарихы бар
"Бу көн Салауз-Мухан авылы тарихында тагын бер истәлекле сәхифә булып кереп калыр. Элек-электән чишмә тапкан, аны чистарткан кешене халык зурлаган, чишмәгә исемен биргән, мәңгеләштергән.

Без дә, Дөмәй тавы итәгенә урнашкан Әхнәф чишмәсенең составын лабораторияләрдә тикшерткәннән соң, аның дәвалау узлекләренә ия булганын белдек.

Авыл халкы өчен файдалы су чыганагы икәнен аңлап, чистартырга, төзекләндерергә уйладык. Күмәк көч белән тагын бер истәлекле урын - матур итеп төзекләндерелгән чишмәбез яңа сулыш алды.

Һәр чишмәнең үз агышы, үз юлы, үз моңы, үз тарихы бар. Чишмәбез дә шундыйлардан булыр", - дип яза Салауз-Мухан мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова.
Фотолар - Салауз-Мухан мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев