Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: түбәләрдән кар төшә!

“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе тәүлек әйләнәсе юлларны, тротуарларны кардан чистарту буенча эш алып бара. Мөслим урамнарында 18 данә техника, 19 урам җыештыручы тырыш хезмәт куя.

Территорияне сыйфатлы итеп кардан чистарту һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан транспорт чараларын юлларда, тротуарларда калдырмау мөһим. Ишегалларыннан юлга кар чыгару очраклары да ешая. Югыйсә, бу гамәл катгый тыела. Кагыйдә бозучыларга карата административ штраф каралган. Транспорт чараларын биналарга якын кую да куркыныч тудыра. Узган ел бер бина түбәсеннән төшкән кар өч җиңел машинага күләмле зыян салган иде. Күпфатирлы йортлар һәм башка биналардан асылынып торган карның дөбердәп җиргә төшүеннән куркып калучылар да булган хәтта!
–  Хәзер көннәр җылытты. Түбәдән кар төшүенә аптырыйсы юк. Күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче оешма буларак, без куркыныч янаган объектлардагы карны төшердек. Мөслимдә күпфатирлы 60 йорт исәпләнә, аларның барысын да тикшереп чыктык. Юл кырларындагы йорт түбәләреннән боз сөңгеләре, кар кантарлары асылынып тормый. Йортларны һәр көнне карап чыгабыз. Бу эш контрольдә, – ди “Мөслим” идарәче компаниясе җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова.
Оешма-предприятие биналарындагы карны төшерүне учреждение җитәкчеләре үзләре хәл итәргә тиеш. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе ир-егетләре, “Мөслим” идарәче компаниясеннән кергән заявкалар нигезендә, соңгы җиде көндә күпфатирлы 10 йортның түбәсен чистарткан. Бу атнада район мәдәният йорты һәм лицей түбәләрен дә әлеге егетләр кардан арындырды.
– Заявкалар нигезендә (ә алар түләүле) график буенча түбәләрдән кар төшерәбез. Шәхси йортларда гомер итүчеләр дә, бәла килгәнне көтмичә, алдан чара күрсеннәр иде. Халыкның биналар янәшәсеннән йөрмәвен сорыйбыз. Имгәнүдән сакланыгыз, – ди Марат Шәймөхәмәтов.
Игътибар иткәнсездер, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка бик күп бина яннарында чикләү билгеләре – кызыл тасмалар сузылган. Чикләүләргә битараф булып, тасманы күтәреп тә, өстенә басып үтүчеләр дә бар. Бала коляскасы белән баручы әниләр, өлкәннәр, балалар аеруча сак булсын иде. Чикләүләр сезнең иминлек өчен ясалган.
Иминият компанияләреннән хәбәр итүләренчә, быелгы кар шәхси йортларда яшәүчеләргә шактый зыян салган. Кар төшү нәтиҗәсендә күпләрнең өйдән чыгып торган һава торбалары, йорт кәрнизләре кыйшайган, җимерелгән һәм яраксыз хәлгә килгән. Ләкин бу иминият очрагы дип исәпләнми! Онытмагыз: түбәләрне вакытында кардан арындыру сезне планнан тыш ремонттан гына коткарып калмый, акча янчыгыгызны да саклый.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев