Рус Шуган авылында Раштуа бәйрәме үтте
Христиан динен тотучылар 7 гыйнвар көнне Раштуа бәйрәмен каршы алдылар. Чиркәүдә үткән төнге дини багышлаулардан соң, балалар һәр гаиләгә кереп раштуаны зурладылар, ә өлкәннәр аларга бәйрәм күчтәнәчләре бирделәр. Көндезге 12 сәгатьтә авылның һәр барчасы мәдәният йортына урнашкан Раштуа чыршысына җыйналды. Бәйрәм тантанасын Никита Атакай ачты. Тантанада Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары А.М.Әхмәтҗанов, Татарстан халыклары ассамблеясының җирле вәкиллеге җитәкчесе Р.Җ.Солтанов катнашты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев