Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Борис Кузнецов үз көннәре ахырына кадәр җәмгыять тормышында актив катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның вафатына бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Борис Кириллович Татарстан Республикасы башкаласында 1925 елның 26 декабрендә туган. 1943 елның маенда ул фронтка китә, 791 нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры буларак хезмәт итә.
1944 елның 22 февралендә сержант Борис Кузнецовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шулай ук Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз»медале тапшырыла.
Борис Кузнецов үз көннәре ахырына кадәр җәмгыять тормышында актив катнашты. Шулай ук ул өлкән яшьтәге татарстанлыларга коронавирус пандемиясе чорында өйдә калу үтенече белән видеомөрәҗәгать язды.
Моннан тыш, Лаеш шәһәренең һәм Лаеш районының мактаулы кешесе, яше зур булуга карамастан, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча һәм көзге сайлауларда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев