Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов өч күп балалы ананы медальләр белән бүләкләү турындагы Указны имзалады

Медаль белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар бүләкләнә.

Т Р Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара гаиләләр көне алдыннан Татарстанның өч кешесенә «Ана даны — Материнская слава» медальләре тапшыру турындагы Указга ул куйды.

Югары бүләккә Апас районы Азбаба авылында яшәүче Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районы Лельвиж авылында яшәүче Татьяна Спиридонова һәм Тәтеш районы Киртәле авылында яшәүче Наталья Романова лаек булды.

Документ текстыннан күренгәнчә, күп балалы аналар «балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда казанышлары өчен» бүләкләнде.

«Ана даны — Материнская слава» медале Татарстанда 1999 елда барлыкка килде. Медаль белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар бүләкләнә.

Тулырак https://www.tatar-inform.ru/news/politics/15-05-2020/minnihanov-podpisal-ukaz-o-nagrazhdenii-medalyami-treh-mnogodetnyh-materey-5742862

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев