Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: бердәмлекне күрсәтергә һәм Россия Президенты карарын хупларга кирәк

Катлаулы халыкара хәл шартларында бердәмлекне күрсәтергә һәм Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән карарны хупларга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

 

"Донбассны саклау буенча махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул ителде. Бу шартларда без бөтен җәмгыятьне берләштерүне тәэмин итәргә, бердәмлек күрсәтергә, ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән карарны хупларга, барлык системаларның җайга салынган эшен, республика предприятиеләренең һәм учреждениеләренең тормыш – көнкүрешен тәэмин итәргә тиеш», - диде ТР Президенты.

 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Украинаның көньяк-көнчыгышында рус халкының геноциды дәвам итә торган, Киев режимы ягыннан Россия куркынычсызлыгы яный торган Минск килешүләрен үтәүдән баш тарту сәбәпле, РФ Президенты, Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларын тану турында карар кабул иткән.

"Ышанам ки, без ил алдында булган яңа чакыруларны бергәләп башкарып чыгачакбыз», – дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев