(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов август аенда Идел буе федераль округы башлыклары медиарейтингында беренче урынны яулады, дип хәбәр итә "Медиалогия".
Шулай ук Идел буе федераль округында медиарейтинг лидерлары булып Саратов өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Радаев (икенче урын) һәм Пермь крае башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Решетников (өченче урын) танылган.
Медиарейтингка шәрехләүләрдә, Татарстан Президентының Төркиядә эшлекле сәфәрдә булып, 86нчы Измир халыкара күргәзмәсендә катнашуы билгеләп үтелгән.
Шулай ук гаммәви матбугат чараларында Рөстәм Миңнехановның Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды утырышында чыгыш ясавы хәбәр ителгән.
ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова Татарстан лидерына Успения чиркәвен һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастырен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турындагы сертификат тапшырган.
Нет комментариев