Рөстәм Миңнеханов губернаторлар медиарейтингы бишлегенә кергән
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар медиарейтингы бишлегенә кергән

Татарстан Президенты рейтингта 4 нче урынны били.


( «Татар-информ»). «Медиалогия» компаниясенең декабрь нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов губернаторлар медиарейтингы "топ-5леге"нә кергән.

ТР Президенты рейтингта 4 нче урынны били. Беренче урында - Мәскәү мэры Сергей Собянин. Икенче урынны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, өченче урынны Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров биләгән. Бишенче урында - Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев