Һава торышы

Татарстанда +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан: төнлә 3-8 м/с, көндез 5-10 м/с. Минималь температура төнлә +7...+12 градус, көндез максималь температура +21...+26 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Казанда көндез алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшемсез. Иртән урыны белән томан. Һаваның максималь температурасы көндез +23...+25.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

 


Нет комментариев