Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга: Кайда гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым
Бүген ТР Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент белән 30 ел җитәкчелек иткән Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итте. Депутатлар аның карарын хуплады, бу сорау утырышның көн тәртибенә кертелде
«Фәрит Мөхәммәтшинның абруе зур. Парламент эшеннән тыш, ул Татарстан халыклары ассамблеясе белән иҗтимагый эш, партия линиясе буенча да зур эш башкарды. Муниципалитетлар белән эшкә зур игътибар бирде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе, шулай ук, Фәрит Мөхәммәтшинның хәләл җефете Луиза Әкрәмовнага мөрәҗәгать итеп, аңа рәхмәтен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшинның гаиләсе үрнәк булуында аның роле зур булуын билгеләп узды.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев