Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен рәхмәтен белдерде

«Татарстан төп продукция белән тулысынча тәэмин ителгән һәм республикадан читкә дә шактый продукция чыгару мөмкинлегенә ия», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

 

«Татарстан төп продукция белән тулысынча тәэмин ителгән һәм республикадан читкә дә шактый продукция чыгару мөмкинлегенә ия», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

«Агросәнәгать комплексы республика икътисадында мөһим тармакларның берсе санала. Быел бөртелекләрнең мул уңышын җыеп алдык – 5 млн тоннадан артык. Шикәр чөгендере уңышы 1,8 млн тонна, май культуралары 600 мең тонна, бәрәңге уңышы 800 мең тонна, яшелчәләр 260 мең тонна булыр дип ниятләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук, тармакны ташламалы сыйфатлы ягулык белән тәэмин итүе өчен «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановка рәхмәтен җиткерде.

«Аграрийлар алдында ирешкән күрсәткечләрне саклап, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп бурычлар тора. Шул исәптән моңа туфракның уңдырышлыгын саклап калу һәм мелиоратив комплекс үсеше хисабына ирешеп була», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-tor-produkciya-torlare-belan-tulysynca-taemin-itelgan-5861709

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев