Шулай итеп, ил халкы сәламәтлекне биш баллдан 4,77 дип бәяләгән. Сораштырылучыларның якынча 32 проценты сәламәтлек эмоциональ хәлгә бәйле дип саный, 28 проценты - экологик вәзгыять, 24 процент - квалификацияле медицина ярдәме һәм тагын шул кадәре - сыйфатлы ризык.
Сәламәтлек шулай ук Россиядә яшәү сыйфатын билгеләүче топ-6 исемлегенә дә кертелгән. Соңгы өч ел дәвамында рейтинг үзгәрми һәм аңа сәламәтлек, иминлек, тотрыклы хезмәт хакы , экология, сыйфатлы азык-төлек продуктлары, шулай ук медицина ярдәме керә.
Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә, Россия халкы экологиядән, коммуналь инфраструктура үсеше һәм медицина ярдәменнән канәгать түгеллеге ачыкланган.
Билгеләп үтелгәнчә, сораштыруда 18 яше тулган 1,8 мең респондент катнашкан.
Нет комментариев