Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләр 22 апрельдә беренче тапкыр халык иншасы язачак

Акция мәктәптә әдәбият дәресләрен популярлаштыруга һәм россиялеләрнең китапка карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. "Халык иншасы" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 22 апрельдә "Китапханә төннәре" кысаларында узачак. Бу хакта, проектның матбугат хезмәтенә сылтама ясап, "ТАСС"мәгълүмат агентлыгы яза. "45 минут эчендә барлык теләгән кеше өч теманың берсенә инша яза алачак. Төбәкләрдә башкарылган...

Акция мәктәптә әдәбият дәресләрен популярлаштыруга һәм россиялеләрнең китапка карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. "Халык иншасы" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 22 апрельдә "Китапханә төннәре" кысаларында узачак. Бу хакта, проектның матбугат хезмәтенә сылтама ясап, "ТАСС"мәгълүмат агентлыгы яза. "45 минут эчендә барлык теләгән кеше өч теманың берсенә инша яза алачак. Төбәкләрдә башкарылган эшләр, тикшерү өчен, Мәскәүгә җибәреләчәк. Акция узачак мәйданчыклар исемлеге интернетта 14 апрельдә басылып чыгачак", - дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Оештыручыларның сүзләренә караганда, өч төрле яшь аралыгындагы катнашучылар чакырыла. Иншаларны тикшерү эшенә "Тоталь диктант" һәм "Грамота.ру" порталының югары совет вәкилләре җәлеп ителәчәк. "Тулаем алганда, без әлеге проектта 10-15 мең кеше катнаша алачак дип исәплибез", - диде ТАСС пресс-конференциясендә Россия китап берлегенең вице-президенты, "Дрофа-Вентана" президенты Олег Новиков. Әлеге иншаны язу "Халык иншасы. Әдәбият дәресләре" федераль проектының беренче этабы булып тора. Чара кысаларында халык тарихын җыю һәм "Мин әдәбият дәресләрендә үстем. Буыннар белән элемтә" китабын чыгару, күренекле язучы һәм сәнгать эшлеклеләренең гаилә архивыннан төзелгән иншалар күргәзмәсе оештылыралачак. Проект "Эксмо-АСТ" нәшрият төркеме һәм "Дрофа-Вентана" берләшкән нәшрият төркеме тәкъдиме белән узыдырыла. "Китапханә төне" - 2012 елда китапханә берләшмәсе һәм Мәдәният менеджерлары ассоциациясе белән бергә оештырылган ел саен үткәрелә торган уку фестивале. Чара Россия буенча апрель азагында уза. Бу төнне китапханә, китап кибетләре, әдәбият музейлары эш вакытларын озынайта һәм эшләү тәртибен үзгәртә. Юээ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X