Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә отпускка чыгу тәртибе үзгәрә

Отпускка чыгу өчен язылган электрон гариза тулы юридик көчкә ия була

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә 1 октябрьдән башлап отпускка чыгу турында гаризаны электрон рәвештә тапшырып булачак. Бу турыда "Вести ФМ" радиостанциясе хәбәр итте.

Хезмәт кодексына кертелгән әлеге үзгәрешләр аерым оешмаларга гына кагыла. Аларда хезмәт килешүендә электрон документлар алмашы шартлары билгеләнгән булырга тиеш.

Отпуск өчен электрон гариза тулы юридик көчкә ия. Электрон гариза бары тик графиктан тыш отпускка киткәндә генә кирәк була. Әгәр хезмәткәр алдан билгеләнгән график буенча отпускка китсә, аерым гариза язарга кирәкми.

Үзгәрешләр ялның финанс ягына да кагыла. 1 октябрьдән отпуск акчалары отпуск башланганчы кимендә өч көн алдан түләнергә тиеш.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/16/193667/

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X