( "Татар-информ"). Кичә ТР Диния Нәзарәтендә Татарстан мөфтие урынбасары, "ТР Вакф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм Хәләл стандартлары Комитеты җитәкчесе Марат Низамов күрешеп сөйләште. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.
Эшлекле очрашуда сүз мөфтиятнең әлеге ике структурасы арасында хезмәттәшлекне ныгыту турында барды. Киңәшмәдә аерым мәсьәлә булып "Халяль АГРО Трейд Сәүдә йорты" ААҖнең эшчәнлеген киңәйтү һәм чит илгә Россиядә җитештерелгән хәләл продукцияне чыгару мөмкинлеген карау торды.
Нет комментариев