Россиялеләрне 2026 ел ахырына кадәр тагын өч кыска эш атнасы көтә
Яңалыклар

Россиялеләрне 2026 ел ахырына кадәр тагын өч кыска эш атнасы көтә

Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә

Якындагы кыска эш атнасы июньдә көтелә. Эш көннәре 8 июньнән 11 июньгә кадәр булачак, шуннан соң ил халкы 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәчәк. Гомумән алганда, россиялеләр өч көн рәттән ял итә алачак.

Аннан соңгы кыскартылган эш атнасы ноябрьгә туры килә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү сәбәпле, 2, 3, 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.

Тагын бер кыска эш атнасы ел ахырында көтелә. Россиялеләр 28-30 декабрьдә эшләячәк. Пәнҗешәмбе, 31 декабрь, ял көне булачак, шуннан соң Яңа ел каникуллары башланачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев