Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Россиядә мәктәп укучылары өчен шәһәр транспортында йөрүне бушлай итәргә телиләр

Инициатива авторлары - Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев

Дәүләт Думасы депутатлары мәктәп укучыларына шәһәр транспортында (такси һәм маршрут таксиларыннан тыш) бушлай йөрү хокукын бирүне күздә тоткан закон проекты тапшырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Инициатива авторлары - Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев. Закон проекты палата каравына дүшәмбе көнне тапшырылачак.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, бушлай йөрүне мәктәп укучыларына социаль ярдәм чарасы буларак кертергә тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта мондый ташлама ятим балалар һәм күп балалы гаиләләрдәге укучылар өчен генә гамәлдә, ә кайбер төбәкләрдә үзләренең ярдәм программалары бар. Миронов искәртеп үткәнчә, проект авторлары фикеренчә, бушлай йөрү хокукына илнең барлык мәктәп укучылары да ия булырга тиеш.

Ул 2025 елның беренче кварталында җәмәгать транспортында йөрү өчен уртача чек бәясе 50 сум тирәсе тәшкил итүенә игътибар юнәлтте. Балаларның түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүен исәпкә алмаганда, ата-аналар аларның юл чыгымнарына аена 2 мең сумнан артык акча сарыф итә.

Парламентарий фикеренчә, мәктәп укучыларына бушлай йөрү мөмкинлеге гаилә бюджетына йөкләнешне киметергә, шулай ук контролерлар һәм «куян» булып йөрергә мәҗбүр булган балалар арасындагы низаглы хәлләрне бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев