Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Россиядә җәйге каникуллар кайчан башлана?

9 нчы сыйныф укучыларының каникуллары дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесенә бәйле

Россиядә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Мәгариф министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, федераль график нигезендә «1-8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен җәйге каникуллар озынлыгы – 8 атнадан да ким түгел».

9 нчы сыйныф укучыларының каникуллары дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесенә бәйле.

Мәктәпләр федераль графикны үзгәрешсез кулланырга яки төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып үзләренчә эшләргә мөмкин. Кайбер очракларда белем бирү процессында катнашучыларның фикере исәпкә алына, дип билгеләделәр Мәгариф министрлыгында.

Яңа уку елы 1 сентябрьдә башлана.

Фото – Мөслим лицее архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев