Россиядә аена 200 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алучылар саны дүрт елда ике тапкыр арткан
Россиядә аена 200 мең сумнан күбрәк акча алучы хезмәткәрләр саны соңгы дүрт елда ике тапкыр – 2022 елда 1,74 миллионнан 2025 елда 3,9 миллион кешегә кадәр - арткан. Федераль салым хезмәте башлыгы Даниил Егоров Федерация Советында шундый мәгълүматлар китерде, дип хәбәр итә «Коммерсантъ»
Шул ук вакытта ике минималь хезмәт хакыннан 100 мең сумга кадәр эш хакы алучы хезмәткәрләр саны, киресенчә, кимегән — 29,9 миллионнан 21,3 миллионга кадәр. Хезмәт хакы структурасында исәпкә алынган эшләүчеләрнең гомуми саны дүрт ел эчендә 59,4 миллионнан 61,3 миллион кешегә кадәр арткан.
Керемнәрнең түбән сегментында хезмәт хакы бер минималь хезмәт хакыннан артмаган хезмәткәрләр саны 8,4 миллионнан 10,5 миллион кешегә кадәр күбәйгән. Бердән ике минималь хезмәт хакына кадәр эш хакы алучыларның саны үзгәрмәгән диярлек — 2022 елда 14,3 миллион кеше булса, 2025 елда 14 миллион кеше тәшкил иткән.
Бер үк вакытта һөнәри керемгә салым түләүчеләр саны да арткан — 4,2 миллионнан 9,2 миллион кешегә кадәр. Ялланып эшләүчеләр саны 57 миллионнан 58,3 миллион кешегә кадәр күбәйгән. Россия бюджет системасы керемнәрендә физик затлар кеременә салым һәм иминият кертемнәре өлеше – 40 процент, ә төбәк бюджетлары керемнәрендә 44 процент дип бәяләнә.
Нет комментариев