"Тикшерүгә алынган ипиләрнең 2,5 проценты гигиена күрсәткечләре буенча нормага туры килми", - диелгән хәбәрдә.
Токсик элементлар, пестицидлар, микотоксиннар һәм башкаларның икмәк-күмәч эшләнмәләрендә гигиена нормаларына туры килмәве 0,11 процентны тәшкил иткән. Икмәкнең сыйфатын билгеләүче физик-химик күрсәткечләр буенча норматив таләпләргә туры килмәве 2,4 процентта билгеләнгән.
Соңгы биш елда икмәк-күмәч эшләнмәләрендә таләпләргә туры килмәү кимегәнлеге дә күрсәтелә. 2017 елның тугыз аенда 59 мең икмәк-күмәч эшләнмәләре тикшерелгән, 995 партиясе яраксызга чыгарылган, тулаем күләмдә бу алты тонналап дигән сүз. Төп сәбәп - югары дымлылык һәм ипи пешеп җитмәү.
Нет комментариев