Рәхмәт ишетүе рәхәт, яки торбалар ничек алыштырылды
2017 елда, хакимият башлыгы Рамил Муллинга язылып, кабул итүгә кергән идем. Гозерем Тукай урамындагы 19нчы йортның канализация торбаларын алыштыру иде.
Район башлыгы: "Апа, бу елга булмас: килерләр, үлчәрләр, смета төзерләр һәм 2018 елдагы планга кертерләр",- диде. Без әлеге йортта 26 ел яшибез, торбалар череп, тишелеп, шакшы су подвалга тула иде. Сантехник Ринат Вәлиев чакыру белән килеп ямап китте, рәхмәт яугыры, бигрәк тыңлаучан кеше ул.
2018 елга чыккач 1 марттан 20 мартка кадәр "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте егетләре йортның фатирларында да, подвалда да тимер торбаларны пластикка алыштырдылар. Мастер Раиф Хәйбрахманов җитәкчелегендә 3 егет эшләде. Без, шушы йортта яшәүчеләр, хакимият башлыгы Рамил Муллинга, "Инженерлык челтәрләре" оешмасы егетләренә, Илнур Әхмәтовка ихластан рәхмәтлебез. Исән-сау эшләгез, сәламәт булыгыз. Эшләрегез - уң, тормышыгыз мул булсын!
Флюра Дәүләтшина,
хезмәт ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев