РФА академигы «Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге һәм иминлеге турында белдерде»
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы беренче препаратның эшкә сәләтлелеге сынаулар белән исбатланган.
Клиник сынауларны бәяләү буенча бәйсез комитет «Спутник V»коронавирусына каршы вакцинаның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын раслады. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Н. А.Семашко исемендәге иҗтимагый сәламәтлек Милли фәнни-тикшеренү институтының фәнни җитәкчесе Рамил Хәбриев сәламәтлек саклауны оештыручыларның фәнни-методик форумында сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
"Комитетка мондый бәяләүне үткәрүдә компетентлы табиблар һәм галимнәр керде. Алар клиник сынаулар методикаларын, шулай ук аларның нәтиҗәләрен тикшерделәр", - дип билгеләп үттеләр агентлыкта.
Хәбриев прививка ясатуның беренче этабыннан соң вакцинаның нәтиҗәлелеге 69,3% тәшкил итте, ә икенчесеннән соң — 96,2%, дип ачыклык кертте.
Искәртеп узабыз, җәй көне «Спутник V» 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ирекле кешеләрдә тикшеренүләрнең ике стадиясен уңышлы узды, аларда коронавируска каршы антителлар формалашты. Дөньяда беренче Covid-19 профилактикасы өчен вакцинаны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы август уртасында теркәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев