Республикада пациентның COVID-19дан үлүенең сигезенче очрагы расланган
Әлеге пациентта хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма булган.
Бүген Татарстанда 80 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
17 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана. Аларның җиңел яки симптомсыз формасы бар.
Иң күп авыручылар 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр.
Иң күп авыручы Казанда-61 кеше.
Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында – 4, Мамадыш районында -2, Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Саба, Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.
18 майга (арту буенча) Татарстанда 2312 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Республикада пациентның COVID-19дан үлүенең сигезенче очрагы расланган.
Ул Түбән Кама районының 1941 елда туган кеше.
1 майдан башлап пациент Түбән Кама район үзәк хастахпнәсенең йогышлы авырулар бүлегендә короновирус инфекциясенең авыр агымы COVID-19 булган, хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония белән стационар дәвалауда булган. Әлеге пациентта хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма булган. Үлемнең сәбәбе экспертиза белән расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев