Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада бүген COVID-19 диагнозыннан үлүнең дүртенче очраграгы расланган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 102 яңа очрагы теркәлгән.

Читтән кайткан ике кеше авырган, 89 кеше — авыру белән элемтәдә булучылар.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 102 яңа очрагы теркәлгән. 
10 кеше хастаханәгә салынган, 92 кеше өйләрендә дәвалана.
Читтән кайткан бер кеше авырган, калганнары — авыру белән элемтәдә булучылар. 

Иң күп авыручылар 18-30 яшь категориясенә керә,
Казанда - 75 очрак, Яшел Үзәндә - 6, Буа, Биектау, Апас, Саба районнарында - 3 очрак. Арча, Лаеш районнарында икешәр очрак. ЯриЧаллы шәһәрендә, Кукмара, Нурлат, Питрәч, Югары Ослан районнарында берешәр очрак .
Коронавирус авыруы ачыкланганнан алып, барлыгы 184 кеше дәваланып терелгән, соңгы тәүлектә 20 кеше хастаханәдән чыккан.

Республикада бүген COVID-19 диагнозыннан үлүнең дүртенче очрагы экспертиза белән расланган. 5 майда Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1969 елгы ир-ат вафат булган. 19 апрельдә ир-ат Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. 21 апрельдә ул «яңа коронавирус йогышының авыр формасыннан тыш ике яклы полисегментар пневмониядигән диагноз белән 2нче шәһәр хастаханәсе стационарына керде.
25 апрельдән ИВЛ аппаратына тоташтырылды. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. 
Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.
Татарстанлылардан үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәвегезне сорыйбыз! Үз сәламәтлегегезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев