Республика йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы: Diamond Princess лайнерыннан барлык пациентларның хәле яхшы
Яңалыклар

Республика йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы: Diamond Princess лайнерыннан барлык пациентларның хәле яхшы

Гатауллин сүзләре буенча, пациентлар белән эшләгән  медицина персоналының сәламәтлеге контрольдә тотыла. Медикларның шәхси саклану чаралары бар.

“Безнең хастаханәгә кергән сигез кешенең сәламәтлегенә килгәндә, аларның температура күтәрелүе теркәлмәгән. Аларга лаборатор контроль алып барыла. Барлык пациентларның хәле яхшы. Алар өчен хастаханәдә барлык яхшы шартлар да тудырылган", - дип сөйләде Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең  баш табибы Марат Гатауллин.

Гатауллин сүзләре буенча, пациентлар белән эшләгән  медицина персоналының сәламәтлеге контрольдә тотыла. Медикларның шәхси саклану чаралары бар.


Нет комментариев