Реестрга кертелгәнлекне тикшерү кирәк
Яңалыклар

Реестрга кертелгәнлекне тикшерү кирәк

Федераль салым хезмәте Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры (ЕРСМСП) операторы булып тора.

Гамәлдәге законнар нигезендә ЕР­СМСПга кертелгән субъектларга ташла­малар каралган. ЕРСМСПга мәгълүматлар кертү һәм чыгару салым органнарын­да агымдагы елның 1 июленә булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла.

Моннан алдагы ел өчен хезмәткәрләрнең уртача исемлек саны турындагы мәгълүмат (ССЧ) – салым түләүчене ЕРСМСПга кертергә мөмкинлек бирүче төп документларның берсе. ССЧ мәгълүматларын тапшырмау ЕРСМСПдан чыгару өчен нигез булып тора. Шуңа күрә бизнес вәкилләренең федераль салым хезмәте сайтында ССЧ мәгълүматлары бу­лу-булмавын тикшерүе кирәк, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы рай­онара инспекциясеннән.


Нет комментариев