Районның миграция пункты хәбәр итә
Районның миграция пункты ел башыннан 237 кешегә паспорт биргән.
Шуның 58е – 14 яше тулып, кулына беренче мәртәбә паспорт алучы үсмерләр. Кияүгә чыгып 34 хатын-кыз фамилия алыштыру сәбәпле паспортын яңарткан. Күпфункцияле үзәк аша – 197, РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша 84 кеше паспорт алырга гариза биргән. Паспортын вакытында алыштырмаган өчен 7 райондашыбызга 2-5 мең сум күләмендә, паспортын бозган яисә югалту сәбәпле барлыгы 8 кешегә 100-300 сум күләмендә штраф салынган.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев