Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә кабат исерек килеш руль артына утыручы хөкем ителгән

Исерек килеш транспорт белән идарә иткәне өчен аңа ел ярымнан өч елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф та яный.

Узган атнада Игенче авылыннан 1979 елгы райондашыбы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып йөргән өчен саллы гына штрафка тартылды. ”Мөслим авылының Пушкин урамында  ДАИ хезмәткәрләренә туктамыйча, әлеге райондашыбыз башта өч мәртәбә Мөслимне әйләнде, аннары Сарман ягына юл тотты. Качкан вакытта ул участок инспекторының машинасын бәрде, өч мәртәбә светофорның кызыл утына чыкты, өч мәртәбә җәяүлегә юл бирмәде, машина утын сүндереп чапты, каршы як полосага чыкты, авария урынын калдырып китте һәм башкалар.

Күпсанлы кагыйдә бозуларны исәпләп, әлеге ир-егетнең барлыгы 20 мең сумга якын штрафы җыелды. Моңа өстәп, исерек килеш транспорт белән идарә иткәне өчен аңа ел ярымнан өч елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф та яный. Исерек шоферны Сарман районының Рантамак авылында тоткарладык. “Лада-Гранта” машинасы бәрелеп беткән иде. РФ Административ хокук бозулар кодексының 13.9 маддәсе буенча беркетмә төзелеп, әлеге ир-егет сак астына алынды”, – дип хәбәр итә ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.  

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев