Районда "Трактор" операциясе бара
11 сентябрьдән җирлегебездә "Трактор" операциясе башланды.
Әлеге операция 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, прицепларның төзеклеге, учетка куелганмы юкмы икәне тикшереләчәк. "Әлеге төр транспорт чаралары белән бәйле фаҗигаләрне кисәтү максатыннан, дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан ЮХИДИ бүлекчә инспекторлары ел да тракторларга тикшерүләр үткәрә. Бүгенгә инде документлары тәртиптә булмаган 3 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелде", - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев