Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт ишетүе рәхәт

Күптән түгел безнең иҗат төркеме Михайловка балалар бакчасында булып кайтты. Гади визит булмады ул, Кыш бабай бүләкләрен илттек.

Моё Село-Михайловка сәхифәсендә тәрбияче Чулпан Минһаҗетдинова рәхмәт сүзләре җиткергән. 

"Безнең бииик зур сөенечебез бар. Хәтерләсәгез, Мөслим-информ "Кыш бабайга хат" дип аталган акция оештырган иде. Без дә хат яздык. Кыш бабайның капчыгында безнең балаларыбыз өчен берәр кызыклы китап яшеренеп ятмый микән дип кызыксынган идек. Ә капчыкта, капчыктамы... ярар, анысын соңрак.

Әмма яллар озакка сузылды шул. Кыш бабакай да бәйрәм көннәрендә җырлап-биеп арыган, аннары аның ял көннәре башланганлыктан, үзенең бүләген редакциягә калдырып киткән.

Көтелмәгән кунактан да кадерлесе юк икән. Төш вакыты җитәрәк төркемебезгә без яратып укый торган "Авыл утлары" газетасының баш редакторы Римма Рәшит кызы белән оператор егет Динар Наил улы килеп кергәч аптырап киттек. 

Аптырарсың да шул. Ничә ел эшләп безнең гади генә авыл балалар бакчасына телевидение хезмәткәрләренең дә, журналистларның да килгәне булмады. Ә монда тулы бер репортаж. Һәм "Татмедиа" Кыш бабаеның зур бүләге - бер капчык китап. Китапларның да иң затлылары, иң матурлары. Рәхәтләнеп укырлык. 

Менә шулай, дуслар, Кыш бабайга ышанырга кирәк икән. Чын күңелдән теләнгән теләкләр чынга аша. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме хезмәткәрләре һәм балаларыбыз исеменнән "Авыл утлары" редакциясендә эшләүчеләргә изге теләкләребезне җиткәребез. Сабыйларыбызны сөендергәнегез өчен зур рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күтәренке рух, иҗади казанышлар телибез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев