Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Район хакимиятенең актлар залында оешма-предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды

Киңәшмәне район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды

Район башлыгы узган чараларга күзәтү ясап, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында булган чараларны оештыруда актив катнашкан коллективларга рәхмәтен белдерде. Шулай ук барлык бүлекләргә эш планы булдыруны, югары максатлар куюны бурыч итеп билгеләде, территорияләрне кардан арындыру мәсьәләсенең игътибар үзәгендә булуын әйтте.

Районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов бүлекнең 2025 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды. 2024 ел белән чагыштырганда, җинаятьләр санының аз гына артуы күзәтелә. Киберҗинаятьләр әле дә борчу тудыра: 2025 елда 38 интернет-мошенниклык очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, бүлекнең эшчәнлеге республика буенча югары бәяләнгән. Эффективлык күрсәткечләре буенча Мөслим бүлеге үз категориясендә 9нчы урынга күтәрелгән (бу 2024 елгы нәтиҗәләрдән 8 баскычка югарырак).
Айрат Вахитов агымдагы елда халыкка мошенниклык ысуллары турында аңлату эшләрен көчәйтергә һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактика чараларын системалы рәвештә алып барырга кирәклеген әйтте.

Узган елга нәтиҗәләр ясауны дәвам итеп, мәшгүльлек үзәге директоры Мөнирә Идиятуллина хезмәт базарындагы вәзгыятькә анализ ясады. Ел йомгаклары буенча район эш бирүчеләрендә 24 вакантлы эш урыны теркәлгән. Чыгыш барышында «Россиядә эш» («Работа России») порталы белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. Эшчеләр саны 25 кешедән арткан оешмалар вакансияләр турындагы мәгълүматны әлеге порталда урнаштырырга бурычлы. Бу исә эш эзләүчеләргә райондагы актуаль эш урыннары белән онлайн режимда танышып барырга мөмкинлек бирә.
Мәшгульлек үзәгенең мөһим юнәлешләренең берсе — инвалидларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү.
Мөнирә Идиятуллина оешма җитәкчеләренә тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук җәйге чорда балигъ булмаган балаларны эш белән тәэмин итүдә актив катнашкан коллективларны аерым билгеләп үтте.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев