Район хакимиятенең актлар залында оешма-предприятие, бүлек җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды
Мөслим авыл җирлегендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары башланды
Район башлыгы Альберт Хуҗин узган атналардагы чараларга күзәтү ясады һәм киләсе атнага бурычлар билгеләде.
Тәбрикләнүчеләр:
"Миләшкәй" балалар бакчасы мөдире Харисова Ләйсән Мирдавис кызы 50 яшь тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов 2025 елда юл ремонты һәм төзелеше, объектларны капиталь ремонтлау өлкәсендә башкарылган эшләр хакында сөйләде.
Мөслим авыл җирлегендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары башланды. Җыеннарны үткәрү тәртибе белән Илгизә Акмалова таныштырды.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев