Район үзәк китапханәсендә Рәйхан Әлмөхәммәтовның “Язлар килә” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды
“Язлар килә” – авторның икенче китабы. “Урман юлы” исемле беренче шигырьләр җыентыгы 2016 елда басылып чыккан иде
Яңа китапка 85 шигырь кергән. Рәйхан Әлмөхәммәтовның бүгенге көндә 300дән артык шигыре бар. Ул үзе җырлар да яза, баянда уйнап, үзе башкара да.
Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов чарада Рәйхан агага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Халык язучысы Фоат Садриев шигырьләргә үз бәясен җиткерде. Мөслим туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдертдинова китапны бастыру белән бәйле кызыклы фактларны бәян итте. Китапханә хезмәткәрләре Рәйхан Әлмөхәммәтовның шигырьләрен укыдылар. Шигырьләрне аувторның үз авызыннан ишетү дә мөмкин булды. Чарада катнашкан мәктәп укучылары, әдәбият сөюче райондашларыбыз, Рәйхан абыйның авылдашлары кәлам иясенә иҗат уңышлары теләделәр.
Гөлназ Җәлилова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев