Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә киңәйтелгән киңәшмә узды

Район башлыгы узган чараларга анализ ясады

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Иң элек А. Хуҗин җитәкчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән Вахитов Айрат Рөстәм улын тәкъдим итте, аңа җаваплы эшендә уңышлар теләде.

Шулай ук ул тәбрикләнүчеләргә тукталып китте:

– Яббаров Илшат Римас улы "ТРның атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре" мактаулы исеменә лаек;

– Гарипов Ренат Гимадислам улы "Муниципаль идарәдә иң яхшы хезмәткәр" Республика конкурсының "Профсоюзның иң яхшы хезмәткәре" номинациясендә җиңүче булды һәм "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең дипломы белән бүләкләнде.

Район башлыгы узган чараларга анализ ясады һәм киләсе атналарда төзелеш эшләрен һәм үзара салым хисабына башкарыласы эшләрне контрольда тоту, урамнарда һәм оешма-предприятиеләр, кибетләр территорияләрендә чисталыкны тәэмин итү, балаларның иминлеген игътибар үзәгендә тоту, урып-җыю эшләрен контрольда тоту кебек сорауларга игътибар итүне бурыч итеп куйды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясады һәм бу эштә катнашкан һәр райондашыбызга рәхмәтен белдерде.

Рәмилә Сәләмова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев